Махсус хәрби операция ветераннарына акчалата түләү гариза кабул итмичә генә билгеләнә
2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннарына түләү күләме аена 4 838,63 сум тәшкил итә. Ветеран таныклыгын бирү турында мәгълүмат алганнан соң, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аны автомат рәвештә билгели. Хәбәрнамә ветеранның “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетына керә, ә ветеранга акча алу ысулын гына сайларга кала.